news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Казинформ" һәм "Татар-информ" арасында килешү төзелде, Р.Миңнеханов эшмәкәрләргә хакимияттән ярдәм булырга тиешлеген әйтте, иртәгә юеш кар явачак.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә хакимияттән ярдәм булырга тиешлеген әйтте / “Без республикада хакимиятнең эшмәкәрләргә булган мөнәсәбәтен үзгәртергә тиешбез”, - диде Президент.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның актив ветераннарын "Балкыш" фестивалендә сәламләде / "Балкыш" үзешчән башкаручылар республика ветераннар фестиваленең гала-концерты Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә булды.

"Казинформ" һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары арасында килешү төзелде / Әлеге меморандум Татарстан һәм Казахстанга уртак проектлар, татар һәм казах диаспоралары турында яңалыклар алмашырга мөмкинлек бирәчәк.

Танылган журналист Тина Канделаки Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм”ына күзәтү ясады / Рөстәм Нургали улының көн саен Ирек мәйданын фотога төшереп, татарстанлыларга хәерле иртә теләве – кызыклы контент, диде Тина Канделаки.

Режиссер Ягъфәров Андрей Кузьминга интервьюда татар киносы турындагы фикерләрен әйтте / Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru сайтында 27 октябрьдә дөнья күрәчәк.

“Татар-информ” журналисты Бөтенроссия конкурсында дипломант исеменә лаек булды / “Вызов – XXI век” конкурсына быел барлыгы 503 эш килгән.

Быел Татарстанда 64 мең кеше прививкалардан баш тарткан / Бу сезонда гына да якынча 15 мең кеше прививкалар ясатмаган.

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу шимбәдә дә уздырыла / Ярминкәгә Татарстан районнары үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен алып килә.

“Татар-информ” “Татарча диктант”ны язарга журналистларны чакыра / “Татарча диктант”ны “Татар-информ” сайты аша онлайн язып булачак.

Мультипликация белгече пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәчәк / Мультфильмны татарча җырлый-җырлый төшерү балаларга уңай яктан тәэсир итәчәк, диде Лилия Хәлиуллина.

«Зенит»ның баш тренеры «Казан» аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүне хуплады / Тренерга Казан волейбол клубы уенчылары да теләктәшлек белдергән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100