ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Татар-информ” журналистларны “Татарча диктант” язарга чакыра

26 октябрь 2018, 11:34

“Татар-информ” журналистларны “Татарча диктант” язарга чакыра “Татар-информ”да “Татарча диктант”ны бирегә килеп тә, онлайн да язып булачак.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Татарча диктант”ны язарга татар журналистларын һәм язучыларын чакыра. Иртәгә, 27 октябрьдә, “Татар-информ”да “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк.

  • “Татарча диктант” акциясе 27 октябрь көнне “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында (Декабристлар урамы, 2 йорт) 13:00 сәгатьтә башлана.

Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы татарстанлылар язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит илләр һәм төбәкләр өчен башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнде.

“Татар-информ”да диктант текстын танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Онлайн-тапшыруның сылтамасы: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/283/ 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10