ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мультипликация белгече пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәчәк

26 октябрь 2018, 12:00 , Фото: Лилия Хәлиуллина

Мультипликация белгече пластилиннан татарча мультфильм төшерергә өйрәтәчәк Мультфильмны татарча җырлый-җырлый төшерү балаларга уңай яктан тәэсир итәчәк, диде Лилия Хәлиуллина.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Рәссам, мультипликация белгече Лилия Хәлиуллина балаларга пластилиннан эшләнгән мультфильм төшерергә өйрәтәчәк. Татар телендә төшерелгән мультфильм халыкара бәйге-фестивальгә җибәреләчәк.

“Пластилин моториканы гына түгел, кул эшләре аша сөйләм телен дә, күзаллауны да үстерә. Курсларның башында без балалар белән мультфильмда кайсы әдәби әсәр персонажлары катнашачагын билгелибез. Геройларны шулай ук уйлап табарга да мөмкин, анысын балалар үзләре хәл итә”, - диде Лилия Хәлиуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Мультипликация белгече мультфильмны татар халкының моңлы җырларын җырлый-җырлый төшерү балаларга уңай яктан тәэсир итәчәген әйтте. “Мультфильмның сценариен балалар бик сирәк очракта гына үзләре яза. Ул эшне башкарып чыгуы бик авыр, шуңа күрә күп очракта без мультфильмны әдәби әсәрләргә нигезләнеп төшерәбез”, - диде рәссам.

“Дүрт дәрестән торган курслар ахырына мультфильм әзер булачак һәм мин аны 1-2 сәгать эчендә монтажлап бетерәчәкмен”, - диде Лилия Хәлиуллина.

  • Курсларга 7 яшьтән өлкәнрәк балалар чакырыла. Урыннар саны чикләнгән. Беренче дәрес 28 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә башланачак. Өстәмә мәгълүмат алу өчен, Вконтакте социаль челтәрендәге “Без мультфильмнар төшерәбез” төркеме аша курслар җитәкчесе Лилия Хәлиуллина белән элемтәгә керергә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10