ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Татар-информ” журналисты Бөтенроссия конкурсында дипломант исеменә лаек булды

26 октябрь 2018, 10:56 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Татар-информ” журналисты Бөтенроссия конкурсында дипломант исеменә лаек булды “Вызов – XXI век” конкурсына быел барлыгы 503 эш килгән.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина “Вызов – XXI век” дип аталган XIV Бөтенроссия конкурсында катнашып, дипломант дәрәҗәсен алды.

  • Конкурсның оештыручылары – матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Федераль агентлыгы (Роспечать) һәм Халыкара пресс-клуб (МПК).

Зилә Мөбәрәкшина “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр” номинациясенә “Татар теле дөньямны бизи: чит милләт кешеләре татар телен ни өчен өйрәнгән” мәкаләсен тәкъдим иткән иде.

Иҗади семинарны конкурсның жюри әгъзалары алып барды. Пресс-клубның директоры Александр Чумиков барлыгы 74 шәһәрдән 503 эш килгәнен әйтте. РФнең 225 мәгълүмат чарасы катнашкан.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүнең “Измайлово” кунакханә комплексындагы “Смоленск” конференц-залында үтте. Россиянең 22 төбәгеннән 35 яшь журналистка Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10