ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның актив ветераннарын "Балкыш" фестивалендә сәламләде

26 октябрь 2018, 13:42 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның актив ветераннарын "Балкыш" үзешчән башкаручылар республика ветераннар фестиваленең гала-концерты Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бара.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың бүгенге уңышлары һәм яшьләргә үрнәк булып яшәгәннәре өчен ветераннарга рәхмәт җиткерде. Татарстан парламенты Рәисе Филармониядә "Балкыш" фестиваленең гала-концертын ачып җибәрде.

"Балкыш" фестиваленең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республиканың актив ветераннарының әлеге фестивальгә туплануын әйтте.

"Фестиваль хәрәкәте башланганда, анда 3,5 мең ветеран катнашкан булса, хәзер катнашучылар 20 меңнән артык. Үзешчән сәнгать фестивале өлкәннәребезне актив тормышка кертеп җибәрде", - диде ул.

"Балкыш" үзешчән башкаручыларның республика ветераннар фестиваленең гала-концерты Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бара.

Концертта Татарстанның унҗиде районыннан 200ләп ветеран катнаша. Алар утыздан артык номер башкарачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10