ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Режиссер Ягъфәров Андрей Кузьминга интервьюда татар киносы турындагы фикерләрен әйтте

26 октябрь 2018, 13:14 , Фото: Рамиль Гали

Режиссер Ягъфәров Андрей Кузьминга интервьюда татар киносы турындагы фикерләрен әйтте Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru сайтында 27 октябрьдә дөнья күрәчәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен интервьюда татар киносы хакындагы уй-кичерешләрен җиткерде.

Әңгәмә барышында режиссер ни өчен Татарстан фильмнарының федераль грантлар отмавы, Казан халыкара мөселман киносы фестивален үзгәртү кирәклеге һәм «хыялдагы бюджет» хакында сөйләде.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында 27 октябрьдә иртән дөнья күрәчәк. Видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10