ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Танылган журналист Тина Канделаки Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм”ына күзәтү ясады

26 октябрь 2018, 13:33 , Фото: Салават Камалетдинов

Танылган журналист Тина Канделаки Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм”ына күзәтү ясады Рөстәм Нургали улының көн саен Ирек мәйданын фотога төшереп, татарстанлыларга хәерле иртә теләве – кызыклы контент, диде Тина Канделаки.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Матч ТВ” каналы генераль продюсеры, танылган журналист Тина Канделаки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм” челтәрен үрнәк итеп күрсәтте. Бу хакта ул бүген “Татнефть-арена”да “Перезагрузка 2.0” бизнес-форумында “Лидерлык” темасына чыгыш ясаганда сөйләде.

“Һәрвакыт кызыклы контент булдырырга кирәк. Чөнки кем кызыклы контент белән эшли, шул ил белән идарә итә”, - диде Канделаки.

Журналист: “Сезгә бер мисал китерәсем килә”, - диде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм”ындагы “Хәерле иртә” картинасын ачты.

“Инде берничә ел дәвамында Рөстәм Нургали улы, әлеге сурәтне пост итеп куеп, татарстанлыларга: “Доброе утро! Хәерле иртә!” дип эндәшә. Рөстәм Нургалиевичка “язылучылар”, шушы фотога карау белән үк, Ирек мәйданын, һава торышын, Президент - эш урынында, димәк, барысы да тәртиптә булуын аңлый”, - диде Канделаки.

Аның сүзләренчә, әлеге сурәт - Президентның уңышлы алымы. “Миңа билгеле булганча, бу – Рөстәм Нургалиевичның үз идеясе. Сезгә дә киңәшем шул: һәрвакыт идея уйлагыз, аны кулланыгыз, беркетегез”, - диде спикер.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10