ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Быел Татарстанда 64 мең кеше прививкалардан баш тарткан

26 октябрь 2018, 13:46 , Фото: Султан Исхаков

Быел Татарстанда 64 мең кеше прививкалардан баш тарткан Бу сезонда гына да якынча 15 мең кеше прививкалар ясатмаган.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда 2018 елның 9 ае эчендә прививкалардан 64 меңнән артык кеше баш тарткан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Бүгенге көндә Татарстанда 9 ай эчендә прививкалардан баш тарткан 64 777 кеше теркәлгән. Медицина берләшмәсе хезмәттәшләре белән эш дәвам итә.

Якынча 12 мең кеше вакцинациягә уңай яктан карый башлап, прививкалар ясатты. Халык прививкаларның кирәк икәнен аңламаса, бу хәлнең тискәре яклары килеп чыга башлаячак”, - диде Любовь Авдонина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10