ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә хакимияттән ярдәм булырга тиешлеген әйтте

26 октябрь 2018, 11:54 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә хакимияттән ярдәм булырга тиешлеген әйтте “Без республикада хакимиятнең эшмәкәрләргә булган мөнәсәбәтен үзгәртергә тиешбез”, - диде Президент.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урта һәм кече бизнес эшмәкәрләренә хакимият ярдәм кулы сузарга тиеш, дип саный. Бу хакта ул бүген “Татнефть-арена”да “Перезагрузка 2.0” бизнес-форумын ачканда әйтте.

  • “Перезагрузка 2.0” бизнес форумы ТР хөкүмәте, “Синергия” бизнес мәктәбе һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

“Безнең республикада, Казанбызда мондый чара үтүенә бик шатбыз. Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерергә дип бүленгән акчаларны Татарстанга мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Төзелгән инфраструктрура, белем бирү программасы, ярдәм төрләре дә кирәк. Әмма иң мөһиме: республикада хакимиятнең эшмәкәрләргә карата булган мөнәсәбәтен үзгәртергә тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүдә республикада әле кайбер киртәләр бар.

“Сер түгел, бездә әле бюрократик кыенлыклар бар. Төрле кешеләр бар бит. Әмма үз өстенә җаваплылык алып, эш урыннары булдырган кешеләргә хакимият ярдәм итәргә тиеш. Без моның өчен кулдан килгәнне эшләячәкбез. Төп программа урта һәм кече бизнесны үстерүгә юнәлдерергә тиеш”, - диде Президент.

  • “Перезагрузка 2.0” бизнес форумында 9 мең кеше катнаша. Тренинг көн буена барачак. Аны Чаллының “ИТ-паркында онлайн күзәтеп була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10