news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов яшьләр авылга кайтып эшләсен өчен, мотивация булдырырга кирәк дип исәпли, Казанда ислам нигезләре буенча түләүсез дәресләр башлана.

"Татар-информ" татар редакциясе чит илләрдә яшәүче татарлар өчен онлайн-экскурсия уздырды / Видеокүпергә Төркиянең Анталья шәһәре, Италия, Казахстан, Кыргызстаннан барлыгы 60 кеше кушылды.

Көрәш буенча Идел буе Кубогы җиңүчеләре билгеле - исемлек / Яшьләр арасында биш, ирләр арасында өч татарстанлы чемпион калды.

Рөстәм Миңнеханов яшьләр авылга кайтып эшләсен өчен, мотивация булдырырга кирәк дип исәпли / Татарстан Президенты шәһәрдән белгечләр җәлеп итәргә тырышканчы, авыл яшьләрен тиешле һөнәргә өйрәтү җиңелрәк икәнлеген әйтте.

Башкорт драмтеатры Туфан Миңнуллин әсәре белән Казахстан театр фестивале лауреаты булды / Туфан Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине...» спектакле үз вакытында Камал театрында да барды.

Алексей Песошин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады / Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов киләсе Универсиада турында: «Красноярск Казанның эшен дәвам итәчәк» / Татарстан Президенты Красноярскидагы коллегалар белән кышкы Универсиадага әзерлек мәсьәләләре буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Илшат Әминов: «Җирле студияләргә татар телендәге кызыклы контент өчен акча түләячәкмен» / «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры татар сегментында контент үсешенә этәргеч бирәчәк шартлар һәм ихтыяҗ тудырырга кирәк, дип белдерде.

Казанда ислам нигезлəре буенча түләүсез дәресләрдә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак / Татар һәм рус телендәге дәресләрдә хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым шөгыльлəнəчəк.

Җырчы Алсу мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный / "Мине балачакта өйрәтсәләр, җиңелрәк булыр иде", - ди артист.

Татарстанда 2018 елгы пландагы торакның 82 проценттан артыгы файдалануга тапшырылган / Рөстәм Миңнеханов республикада төзелеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульвары белән танышты / Бүген җәмәгать киңлеге рәсми төстә ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100