ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар-информ" татар редакциясе чит илләрдә яшәүче татарлар өчен онлайн-экскурсия уздырды

10 ноябрь 2018, 13:00 , Фото: Алсу Исмәгыйлева

Видеокүпергә Төркиянең Анталья шәһәре, Италия, Казахстан, Кыргызстаннан барлыгы 60 кеше кушылды.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хезмәткәрләре "Анталия татарлары" җәмгыяте оештырган "Туган тел" проекты кысаларында видеокүпердә катнашып, чит илләрдә яшәүче татарларга tatar-inform.tatar, intertat.tatar сайтларын һәм YouTube каналын тәкъдим итте.

Видеокүпергә Төркиянең Анталья шәһәре, Италия, Казахстан, Кыргызстан татарлары, ТР Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша, эстрада җырчысы Гөлназ Солтанова һәм "Казан егетләре" төркеме кушылды. Барлыгы алтмышлап кеше катнашты.

Видеокүпер "Татар-информ" буйлап онлайн-экскурсия уздырудан башланды. Татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов редакция урнашкан ньюс-рум эшчәнлеге, "Татар-информ" агентлыгының эш рәвеше белән таныштырды, редакция әзерли торган проектлар турында сөйләде.

Соңыннан фикер алышу узды: видеокүпергә чит илләрдән кушылган татарлар үз төбәкләрендә татар китапларына кытлык кичерүләрен әйттеләр, балаларына татар телен өйрәтү өчен татар мультфильмнары күп булсын иде дигән теләк җиткерделәр. Очрашу "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Видеокүпер кагыйдәләре буенча, чит төбәкләр Казаннан өйгә бирем алды: видеокүпердә катнашкан татар балалары "Минем гаиләм" темасына татарча видеоролик төшереп, "Татар-информ" редакциясенә юлларга тиеш була. Иң уңышлы эшләр "Татар-информ" сайтында һәм YouTube каналында урын алачак.

  • "Туган тел" проекты һәм аның кысаларында уза торган видеокүпер -  "Анталия татарлары" җәмгыяте инициативасы. Максаты - төрле илләрдә яшәүче татарларны үзәра аралаштыру. Видеокүпердә шимбә саен "Казаннан сәлам" җиткерелә, ягъни Казандагы берәр татар оешмасы үз эшчәнлеге белән таныштыра. Киләсе атналарда Камал театры һәм Милли музей белән элемтә көтелә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10