ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җырчы Алсу мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный

10 ноябрь 2018, 12:31 , Фото: Рамиль Гали

Җырчы Алсу мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный "Мине балачакта өйрәтсәләр, җиңелрәк булыр иде", - ди артист.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова (Сафина) фикеренчә, мәктәпләрдә татар телен укыту мәҗбүри булырга тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ"га биргән эксклюзив интервьюда,  агентлык хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

"Кызганычка, татар телен ирекле укытуның яхшы ягын күрмим. Миңа балачакта татар телен мәҗбүри өйрәткән булсалар, җиңелрәк булыр иде. Бүген миңа татар телен белү җитми. Минемчә, мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри өйрәтелергә тиеш", - диде Алсу.

Алсу Абрамова бүген Казанның "Татнефть-Арена" залында беренче тапкыр концерт бирә. Бу аның - декрет ялыннан соң тәүге чыгышы.
Концертта Алсуның кызлары Сәфинә белән Микелла һәм Абрамовларның гаилә дусты Гарик Мартиросян катнашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10