ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда ислам нигезлəре буенча түләүсез дәресләрдә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак

10 ноябрь 2018, 11:27 , Фото: Салават Камалетдинов, архив/Рамиль Гали

Казанда ислам нигезлəре буенча түләүсез дәресләрдә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак Дәресләр Галиев мәчетендә атнага бер тапкыр, шимбә көнне була.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Казанда Галиев мәчетендә түләүсез оештырыла торган ислам дине нигезлəрен өйрәнү дәресләрендә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нəзарəтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова сөйлəде.

"Дин нигезләренә өйрәтә торган "Ислам. Беренче адымнар" мəктəбендә ислам дине нигезлəрен укытачаклар. Биредә тиз арада намаз укырга өйрəнеп булачак", - диде Айгөл Биктимерова.

  • Дәресләр Галиев мәчетендә атнага бер тапкыр, шимбә көнне була. Уку иртәнге тугыздан көндезге уникегә кадәр дәвам итәчәк.

"Хатын-кызлар аерым, ир-атлар аерым шөгыльлəнəчəк. Соңгы дəрестə Коръəн ашы үткəрəчəкбез. Һəркем шəһадəтнамə алачак", - дип сөйлəде Диния нəзарəтенең социаль үсеш бүлеге белгече Лилия Ильясова.

Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ислам динен кабул итүнең өстенлекләре турында вәгазь сөйләр дип көтелә. Кереш дәрестә тыңлаучылар тәхарәт һәм госел алырга өйрәнәчәк.

Тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнәчәк, яулык ябу буенча мастер-класста катнашачак. Моннан тыш, өлкән буын вәкилләренә Коръән мәҗлесен уздыру һәм зыярәт кылу буенча лекцияләр уздыру ниятләнә. 

Айгөл Биктимерова сүзләренчә, катнашучыларның саны илледән артып киткән. Иң яшенә - 16, иң өлкәненә - 78 яшь. Халык курсларга актив рәвештә язылуын дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10