ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Илшат Әминов: «Җирле студияләргә татар телендәге кызыклы контент өчен акча түләячәкмен»

10 ноябрь 2018, 11:04 , Фото: Султан Исхаков

Илшат Әминов: «Җирле студияләргә татар телендәге кызыклы контент өчен акча түләячәкмен» «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры татар сегментында контент үсешенә этәргеч бирәчәк шартлар һәм ихтыяҗ тудырырга кирәк, дип белдерде.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов җирле студияләргә татар телендәге кызыклы контент өчен акча түләргә ниятли. Ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Мин хәзер бу акчаларны табып, студияләр төзүче һәм кызыклы контент булдыручы кешеләргә түләячәкмен», - диде Әминов. Аның фикеренчә, бүгенге көндә контентлар көрәше бик кискен тора.

«Контент базары бик тиз үсеш кичерә, әмма татар сегментында бу эш акрын бара. Без татар сегментында контент үсешенә этәргеч бирергә тиешбез, ә моның өчен тиешле шартлар һәм ихтыяҗ тудырырга кирәк», - дип саный Әминов.

Ул Россия телевидениесенең чит ил сериалларыннан баш тартуын искәртте.

«Кызыклы контент җитештерә торган берничә дистә студия эшләве кирәк, ә без, үз чиратыбызда, дистрибьюторлар булыр идек. Бу өлкәннәр һәм балалар өчен адресланган сериалларга кагыла», - диде Әминов.

  • Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. Илшат Әминов белән интервьюны sntat.ru сайтыннан укый аласыз.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10