ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

А.Песошин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады

10 ноябрь 2018, 10:33 , Фото: архив

А.Песошин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан полициясе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында зур бурычлар тора, аларның сыйфатлы итеп һәм вакытында үтәләчәгенә ышанам. Чөнки сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен яклау – ул гадәти эш кенә түгел, ә сез бөтен гомерегезне багышлаган хезмәт тә», - диелә ТР Премьер-министры котлавында.

Алексей Песошин Россиядә 10 ноябрьнең күп кенә гаиләләр өчен истәлекле көн булуын искәртте. Бу көнне эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләр һәм ветераннар котлаулар кабул итә.

«Бүген җәмгыять сезнең алда югары таләпләр куя. Шәһәр һәм авыл урамнарындагы тәртип, республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы сезгә бәйле. Нәкъ менә сез хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерәсез», - диелә котлау текстында.

ТР Хөкүмәте башлыгы яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертүче, аларга бай тәҗрибә һәм иң яхшы традицияләрне тапшыручы, һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүче эчке эшләр органнары ветераннарына рәхмәт белдерде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10