ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстанда 2018 елгы пландагы торакның 82 проценттан артыгы файдалануга тапшырылган

10 ноябрь 2018, 13:29 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов, tatarstan.ru

Татарстанда 2018 елгы пландагы торакның 82 проценттан артыгы файдалануга тапшырылган Рөстәм Миңнеханов республикада төзелеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елгы планда билгеләнгән торакның 82 проценттан артыгы файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада төзелеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин соңгы мәгълүматлар китерде.

«2018 елның 9 ноябренә республикада 1 миллион 973 мең 800 квадрат метр торак сафка бастырылган. Бу планда билгеләнгәннең 82,1 процентын тәшкил итә», - диде министр.

ТР Дәүләт торак фонды мәгълүматларыннан күренгәнчә, социаль ипотека программасы буенча быел файдалануга тапшыру күздә тотылган 136 йортның 20се инде әзер, 81 объектның әзерлек дәрәҗәсе югары, 25енең әзерлеге уртача.

Ирек Фәйзуллин бер генә объектта да төзелеш эшләренең тукталмавын, барысында да уңай динамика күзәтелүен искәртте.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10