Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
24 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда кайчан кар явачагы билгеле, “Татарча диктант”ның кайсы илдә, кайда һәм ничәдә узачагы билгеле, Р.Миңнеханов АКШта симпозиумда чыгыш ясады.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Милли музеенда комсомолның йөз еллыгына күргәзмә ачты / Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе үз вакытында комсомол оешмасында уңышлы яшьләр тора иде диде.
Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” текстын укыячак / Мәгариф акциясе бөтен ил буйлап 27 октябрьдә булачак.
Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте / “Без кешенең терәк булуын көтәбез, ләкин иң элек үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк”, - диде шагыйрә.
Быел инвалидлар 1 млрд сумлык реабилитация чаралары белән тәэмин ителгән / Техник реабилитация чаралары, шул исәптән коляскалар, ишетү аппаратлары, протезлар инвалидларга бушлай бирелә.
Рөстәм Миңнеханов Америкада чыгышында эшче һөнәрләр базарында кытлык сизелүен әйтте / "Дөнья үзгәреп тора, балаларга яхшы төп белем бирергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Татарча диктант”ның кайсы илдә, кайда һәм ничәдә узачагы билгеле / “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк.
Горки-Әмәт урманы Казандагы җәмәгать киңлекләре унлыгын җитәкли / Казанда яшәүчеләр өчен җәмәгать киңлегендә балалар зонасы, туклану урыннары, транспорт булу, иминлек мәсьәләләре мөһим.
КФУ эксперты Казанда кайчан кар явачагын әйтте / Профессор Юрий Переведенцев киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачагын фаразлый.
Шагыйрь Булат Ибраһим драматургия һәм прозада яшь иҗатчылар аз дип саный / Яшь иҗатчыларның күбесе 30-40 яшькә җиткән, диде шагыйрь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз