ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Горки-Әмәт урманы Казандагы җәмәгать киңлекләре унлыгын җитәкли

24 октябрь 2018, 16:14 , Фото: Салават Камалетдинов/архив, агентство Промрейтинг

Горки-Әмәт урманы Казандагы җәмәгать киңлекләре унлыгын җитәкли Казанда яшәүчеләр өчен җәмәгать киңлегендә балалар зонасы, туклану урыннары, транспорт булу, иминлек мәсьәләләре мөһим.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Республика башкаласында яшәүчеләр һәм экспертлар фикеренчә, Горки-Әмәт урманы җәмәгать киңлекләре унлыгын җитәкли. “ПромРейтинг” аналитика агентлыгы сораштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Шәһәр халкыннан сораштыру нәтиҗәләре буенча рейтингка Горький исемендәге Үзәк мәдәни һәм ял паркы, Кремль яр буе, “Черек күл”, Урицкий исемендәге парк, “Наратлык” паркы, “Калейдоскоп” балалар паркы һәм “Әкият” Татар дәүләт курчак театры янындагы киңлек кергән. Парклар унлыгын “Җиңү паркы” һәм “Крылья Советов” тәмамлый.

Халык җәмәгать киңлекләрен сайлап алганда еш кына балалар зонасының төрлелеге, җәмәгать туклану урыннары булу һәм аның сыйфаты, транспорт, бушлай эшли торган җәмәгать бәдрәфләре һ.б. булуга игътибар итә.

Эксперт-урбанистларның төп критерийләре буенча рейтинг бераз аерылып тора. Җәмәгать киңлегенә Кабан күле яр буе, Декабристлар урамында “Фестиваль” бульвары һәм Фучик урамындагы бульвар һәм Лядской бакчасы кермәгән.

Җәмәгать киңлегенең заманча төзекләндерү концепциясе дә - тарихи-мәдәни нигезләрен саклау, экологик яктан чиста, навигация һ.б. исәпкә алынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10