ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел инвалидлар 1 млрд сумлык реабилитация чаралары белән тәэмин ителгән

24 октябрь 2018, 13:57 , Фото: Султан Исхаков

Быел инвалидлар 1 млрд сумлык реабилитация чаралары белән тәэмин ителгән Техник реабилитация чаралары, шул исәптән коляскалар, ишетү аппаратлары, протезлар инвалидларга бушлай бирелә.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Федераль бюджет, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү өчен, 1 млрд сум акча бүлеп биргән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтте.

“2018 елның башыннан инвалидлар техник реабилитация чаралары сорап  74 мең гариза бирде. Шуларның 62 меңе үтәлде. Инвалидларны техник реабилитация чаралары, протезлау-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен, федераль бюджеттан 1 млрд чамасы акча бүлеп бирелде", - диде Рамил Гайзатуллин.

Бу сумма, былтыргы белән чагыштырганда, 50 миллионга күбрәк. Техник реабилитация чаралары, шул исәптән коляскалар, ишетү аппаратлары, протезлар инвалидларга бушлай бирелә.

"Бушлай биргәнне көтеп тормыйча, реабилитация чараларын үз акчаларына сатып алучылар да бар. Фонд аларның чыгымнарын компенсацияли. Быел 9 ай эчендә 100 млн сум компенсация кайтарылды”, - диде Рамил Гайзатуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10