ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте

24 октябрь 2018, 11:43 , Фото: Султан Исхаков

Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте “Без кешенең терәк булуын көтәбез, ләкин иң элек үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк”, - диде шагыйрә.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Шагыйрә, "Ярдәм" мәчетендәге проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова, кияүгә чыккач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте.

“Әлбәттә, гаилә кору – ул бик җаваплы адым. Син үзең өчен генә түгел, парың өчен дә җавап бирәсең. Өйдәге җылылык, чисталык, пөхтәлекне саклау, иреңә ярдәм итеп тору мөһим. Гаилә тырышлык таләп итә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Лилия Сәлахетдинова мөнәсәбәтләрне дөрес итеп коруга карата да күзаллаулары белән уртаклашты.

“Без кешедән ярату көтәбез, ләкин, иң беренче, үзеңә ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк. Әлбәттә, кешене аңлый белү зарур. Әгәр дә һаман үзеңнекен генә “мин хаклы” дип сөйләп торсаң, булмый инде ул. Гел син хаклы була алмыйсың. Бөтен уйларын, холкын дөрес итеп кабул итәргә кирәк дип саныйм”, - диде шагыйрә.

Бу хакта тулырак "Интертат" сайтыннан укый аласыз. 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10