ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” текстын укыячак

24 октябрь 2018, 12:56 , Фото: архив/Рамиль Гали

Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” текстын укыячак

Мәгариф акциясе бөтен ил буйлап 27 октябрьдә булачак.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” язу мәгариф акциясе мәйданчыгы булачак. Биредә язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Гаяз Исхакый әсәреннән өзек  укый. Бу хакта китапханә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны оештыручылар Милли китапханәнең татар һәм төбәк әдәбияты бүлегенә (Кремль урамы, 33)  иртәрәк килергә киңәш итә. Акция 27 октябрьдә була. 13.00 сәгатьтә башлана.

  • “Татарча диктант”ны 20 илдә һәм Россиянең 60 төбәгендә язачаклар. Чит илләр арасында Кыргызстан, Германия, Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Украина, Чехия һәм башка илләрдән катнашучылар бар.

Диктант язганда мобиль җайланмалардан файдалану тыела. Эшләрне КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессор-укытучылары тикшерәчәк.

Нәтиҗәләр катнашучының электрон почтасына 10 ноябрьдән соң җибәреләчәк.

  • 2017 елда акциядә диктантны Россиянең 20 төбәгеннән һәм ун чит илдән ике меңнән артык кеше язган иде. Быел акциядә 10 мең кеше катнашуы көтелә.
  • “Татарча диктант”ны Мәскәүдә өч мәйданда язачаклар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10