ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ эксперты Казанда кайчан кар явачагын әйтте

24 октябрь 2018, 19:12 , Фото: Агрызские вести/архив

КФУ эксперты Казанда кайчан кар явачагын әйтте Профессор Юрий Переведенцев киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачагын фаразлый.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьгә Казанда кар ятачак. Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шулай дип фаразлый. Бу турыда югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Юрий Переведенцев октябрь ахырында – ноябрь башында – кыш башы һәм беренче кар вакыты, диде. 20 ноябрьгә температура -5 градуска кадәр төшәчәк, шулай ук кар да ятарга тиеш», — диелгән хәбәрдә.

Казанда яшәүчеләр аномаль җылы һава торышы белән рәхәтләнә. Бу факт Төньяк Атлантик циклон килүе белән аңлатыла, дип саный Переведенцев.

Ял көннәрендә Татарстан башкаласында һава температурасы көндез +6, төнлә 0...+2 градус. Яңгыр көтелә.

Киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачак. Шулай итеп, 29 октябрьдә көндез һава температурасы +4 градустан югары булмаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10