ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Америкада чыгышында эшче һөнәрләр базарында кытлык сизелүен әйтте

24 октябрь 2018, 15:24 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Америкада чыгышында эшче һөнәрләр базарында кытлык сизелүен әйтте "Дөнья үзгәреп тора, балаларга яхшы төп белем бирергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта узган Халыкара технология симпозиумы кысаларында "Технологияләр һәм җәмгыять. Буыннар" панель сессиясендә чыгышында эшче һөнәрләр базарында кытлык сизелүе турында әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр  итте. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге җәмгыятьтә һөнәрләр балансын саклап калырга да кирәк. "Эшче һөнәрләр базарында зур кытлык сизелә", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов АКШка, аерым алганда, Силикон аланына, Стэнфорд университетына килгән саен, Татарстан делегациясе яңа нәрсәләр белә, яңа технологияләр, күп кенә бурычларны хәл итүдә инновацион алымнар белән таныша дип әйтте.

"Бүген технологияләр һәр илнең конкуренциягә сәләтендә төп рольне уйный. Тормыш үзе бүген даими рәвештә камилләшүне һәм инновацияләрне гамәлгә кертүне таләп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов

Заманча белем бирү мәсьәләләренә кагылып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген күп кенә яшүсмерләр нинди һөнәр сайлыйсын белми. Шуңа күрә күнекмәләрне мәктәптә үк бирергә кирәк. "Дөнья үзгәреп тора. Шуңа күрә балаларга яхшы төп белем бирергә кирәк", - диде ул.

Nia кунакханәсе мәйданчыгында (Менло-Парк шәһәре, Калифорния штаты, АКШ) Global Technology Capital компаниясе оештырган чарада стартаплар күргәзмәсендә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россия һәм Татарстан проектлары тәкъдим ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10