Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискодагы фәнни музей эшчәнлеген өйрәнергә кирәк дип исәпли, бу атнада Казанда Мәрҗани һәйкәле куелачак.
Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискодагы фәнни музей эшчәнлеген өйрәнергә кирәк дип исәпли / Татарстан Президенты "Эксплораториум" интерактив фәнни музеенда мәктәп укучыларының фәнни һәм проект эшчәнлеген оештыру белән кызыксынды.
“Хозур ТВ” дини эчтәлектәге шигырьләр конкурсында катнашырга чакыра / Иң яхшы эшләр “Хозур ТВ” каналында махсус тапшыруда файдаланылачак.
Сүзлекләрнең электрон фондына ХIX-XX гасыр белешмәләрен өстәячәкләр / Хәзерге вакытта электрон платформада 13 сүзлек материаллары урнаштырылган.
Бу атнада Казанда Мәрҗани һәйкәле куелачак / Яңа төзелгән Мәрҗани скверын эшләп бетерү 10 ноябрьгә тәмамланыр дип көтелә.
Тәэминә Биктимерова “Казан” аэропортына Гази Заһитов исемен бирергә кирәк, дип саный / Тарих фәннәре кандидаты сүзләренчә, аэропорт Рейхстаг түбәсенә Җиңү әләмен урнаштырган егетнең исемен йөртергә лаек.
Әлмира Әдиятуллина Президентка Сөембикә исемендәге мәчет булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән / Җәмәгать эшлеклесе Казан үзәгендә мең кеше сыйдырышлы мәчет төзетү идеясе белән йөри.
Казан мэриясе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлен булдыруга 28,6 млн сум акча бирәчәк / Бөек татар мәгърифәтчесе монументы ел ахырына кадәр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары кисешкән урында урнаштырылачак.
Журналист Рузилә Мөхәммәтова премьераларны бәяләү өчен худсовет оештырырга тәкъдим итә / Совет әгъзалары премьераларны беренче булып карап, милли якка игътибар бирергә тиеш, дип саный ул.
"Сибирь" белән уенда Владислав Подъяпольский “Ак Барс” капкасына гол керттермәде / Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә узган матчта “Сибирь” командасын җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз