ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Хозур ТВ” дини эчтәлектәге шигырьләр конкурсында катнашырга чакыра

22 октябрь 2018, 12:50 , Фото: архив/Рамиль Гали

“Хозур ТВ” дини эчтәлектәге шигырьләр конкурсында катнашырга чакыра Иң яхшы эшләр “Хозур ТВ” каналында махсус тапшыруда файдаланылачак.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесе Россия күләмендә дини эчтәлектәге шигырьләр конкурсы игълан итә. Авторларның иҗади хезмәтләре “Минем күркәм динем” шигырьләр конкурсында бәяләнәчәк.

  • Конкурска татар һәм рус телләрендә эшләр кабул ителә. Алар ислам динен төрле яктан яктыртырга һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә, тәкъвалыкка багышланырга тиеш. Конкурс ислам һәм әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, мөселманнар арасында иҗади эшчәнлекне активлаштыру максатыннан үткәрелә.

Иң яхшы эшләр “Хозур ТВ” каналында махсус тапшыруда файдаланылачак.

Конкурста катнашучыларның гаризалары 17 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Шигъри конкурсның җиңүчеләре 2018 елның 12 декабрендә билгеле булачак. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Тулырак мәгълүмат белән http://dumrt.ru/news/news/news_21056.html сылтамасы буенча кереп танышырга була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10