ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тәэминә Биктимерова “Казан” аэропортына Гази Заһитов исемен бирергә кирәк, дип саный

22 октябрь 2018, 13:08 , Фото: Салават Камалетдинов

Тәэминә Биктимерова “Казан” аэропортына Гази Заһитов исемен бирергә кирәк, дип саный Тарих фәннәре кандидаты сүзләренчә, аэропорт Рейхстаг түбәсенә Җиңү әләмен кадаган егетнең исемен йөртергә лаек.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимирова “Казан” аэропортына Гази Заһитов исемен бирергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  •  Гази Заһитов - Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү әләмен кадаган совет солдаты. Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылыннан.

“Аэропортка биреләсе исемнәрне ишетеп, гарьләнеп утырдым кичә. Нигә Рейхстагка беренче булып Җиңү әләмен кадаган Газиз Заһитовның исеме яңгырамады анда? Шул исемне бирергә ярамый әллә? Бөтен хәрби операцияләрне төзеп биргән армия генералы Антоновның исемен 9 Майда да телгә алмыйлар. Менә ул татарның үз кадерен белмәве!”, - диде Тәэминә Биктимерова.

  •  “Казан” аэропортына тәкъдим ителгән исемнәр арасында Казан ханбикәсе Сөембикә исеме иң күп тавыш җыйган. Вариантлар арасында тагын Габдулла Тукай, СССР очучылары Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев, биюче Рудольф Нуриев, җырчы Федор Шаляпин исемнәре дә бар. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10