ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сүзлекләрнең электрон фондына ХIX-XX гасыр белешмәләрен өстәячәкләр

22 октябрь 2018, 19:30 , Фото: архив/Михаил Захаров

Сүзлекләрнең электрон фондына ХIX-XX гасыр белешмәләрен өстәячәкләр Хәзерге вакытта электрон платформада 13 сүзлек материаллары урнаштырылган.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Татар галимнәре туплаган “Сүзлекләрнең электрон фонды”на ХIX-XX гасырлар сүзлекләрен дә өстәп, тәкъдим ителгән сүзләр турында күбрәк мәгълүмат бирергә ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге проектның авторы Камил Галиуллин хәбәр итте.

Сүзлекләр фондын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре быел оештырды. Проект авторы – ТР Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, филология фәннәре докторы Камил Галиуллин. Бүген электрон платформада 13 сүзлек бар.

  • Интернетта suzlek.antat.ru адресы буенча урнашкан “Сүзлекләрнең электрон фонды” ресурсларына Intertat.tatar электрон газетасы аша да кереп була. Фонд – татар теле сүзлекләренең күп функцияле электрон тупланмасы.  

“Фонд чыганакларын Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында төзелгән, республика нәшриятлары, сүзлекләрнең авторлары тәкъдим иткән белешмәлекләр тәшкил итә”, - диде Камил Галиуллин.

Оештыручылар чыганаклар исемлеген киңәйтергә җыеналар. "Интернеттагы башка белешмә чыганаклар белән дә элемтә урнаштыру планлаштырыла. Татар сүзләре турында мәгълүмат табу мөмкинлеге артачак”, - диде Камил Галиуллин.

“Кешеләр сүзләрнең дөрес язылышы, басымы, грамматик үзенчәлекләре, мәгънәсе, әйтелеше, синонимнары, вариантлары, килеп чыгышы, фразеологизмнарда һәм сүзтезмәләрдә кулланышын белә ала”, - диде галим. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10