ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискодагы фәнни музей эшчәнлеген өйрәнергә кирәк дип исәпли

22 октябрь 2018, 09:11 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискодагы фәнни музей эшчәнлеген өйрәнергә кирәк дип исәпли Татарстан Президенты "Эксплораториум" интерактив фәнни музеенда мәктәп укучыларының фәнни һәм проект эшчәнлеген оештыру белән кызыксынды.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Франциско шәһәрендәге "Эксплораториум" интерактив фәнни музее эшчәнлеге принциплары белән кызыксынды һәм аларны өйрәнергә кирәк дип әйтте. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рабочий визит в США (Калифорния, Сан-Франциско) Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова

Сәфәр кысаларында Татарстан Президентына  "Эксплораториум" интерактив фәнни музее заллары буйлап экскурсия оештырдылар. Рөстәм Миңнеханов музей эшчәнлеге принциплары, биредә мәктәп укучыларының фәнни һәм проект эшчәнлеген оештыру белән кызыксынды. Аның фикеренчә, "Эксплораториум" музеен шушы яктан өйрәнергә кирәк.

Рабочий визит в США (Калифорния, Сан-Франциско) Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова

Музейда ясалган фотосурәтләрне Рөстәм Миңнеханов инстаграмга куйды.

Рабочий визит в США (Калифорния, Сан-Франциско) Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова

  • «Эксплораториум» музеена 1969 елда физик һәм мөгаллим Фрэнк Оппенгеймер нигез салган. Төп тематикасы – яктылык һәм тавыш физикасы, кеше холкы, җанлы системалар, электрика һәм магнетизм һ.б.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10