news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов шәһәр җитәкчелеген фермерларга ярдәм итәргә өндәде, КФУ ректоры укытучыларның хезмәт хакы артачагын әйтте, шикәр чөгендеренең 95% җыелган.

Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасының 80 проценты үтәлгән / 2019 елгы программа буенча эш башланган.

Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруны яхшы традиция дип атады / Татарстан Президенты шәһәр җитәкчелеген фермерларга ярдәм итәргә, мәйданчыкларда сату оештыру өчен шартлар булдырырга өндәде.

КФУ ректоры 1 ноябрьдән укытучыларның хезмәт хакы артачагын әйтте / Илшат Гафуров югары уку йортында профессорларның хезмәт хакы нефтьчеләрнекенә караганда югарырак, диде.

Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер-тәкъдимнәр кабул ителә / Тәкъдимнәрне Бөтендөнья татар конгрессы сайтында калдырырга мөмкин. 

Татарстан шикәр чөгендере уңышы буенча Россиядә алтынчы урында / 18 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, шикәр чөгендеренең 95% җыеп алынган.

Тәбрис Яруллин узган елгы “Татарча диктант”ны авыр язуын әйтте / Диктантта берничә хата табылган, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Айгөл Хәйри кушылды / Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

Васил Шәйхразиев төрле милләт кешеләрен “Татарча диктант” язуда катнашырга чакыра / Милләте һәм диненә карамыйча, һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала, ди ул халыкка мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100