ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан шикәр чөгендере уңышы буенча Россиядә алтынчы урында

20 октябрь 2018, 15:24 , Фото: архив

Татарстан шикәр чөгендере уңышы буенча Россиядә алтынчы урында 18 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, шикәр чөгендеренең 95% җыеп алынган.

 (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Шикәр чөгендере уңышы буенча Татарстан Россия регионнары арасында алтынчы урында тора, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Бу хакта бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйткән.

Киңәшмәне республиканың бөтен районнары белән видеоконцеренцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган. 

Николай Титов хәбәр иткәнчә, республикада шикәр чөгендеренең 95 проценты җыелган - барлыгы 2,1 млн. тонна. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 6 урында тора. Уртача уңышлылылык - 340 ц/га. Бүгенге көнгә тагын 3,5 мең гектар кала. Эшләр тиешенчә алып барылса, киләсе атнада шикәр чөгендереп казып бетерергә тиешләр.

Бүген республикадагы өч завод шикәр чөгендерен өзлексез эшкәртеп бара. Тәүлегенә уртача 17 мең тонна эшкәртелә - 3 мең тонна шикәр җитештерелә. Барлыгы уңыш җыя башлаганнан бирле 110 мең тонна шикәр җитештерелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10