ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Президент авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруны яхшы традиция дип атады

20 октябрь 2018, 11:40 , Фото: архив/Рамиль Гали

Президент авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруны яхшы традиция дип атады Миңнеханов шәһәрләр җитәкчелеген фермерларга ярдәм итәргә, мәйданчыкларда сату оештыру өчен шартлар булдырырга өндәде.

 (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруны яхшы традиция дип атады һәм аларны уздыруны дәвам итәргә кирәк, диде. Бу хакта ул бүген муниципаль районнар белән киңәшмәдә әйтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Президент шәһәрләр җитәкчелеген фермерларга ярдәм итәргә һәм сәүдә алып бару өчен шартлар тудырырга өндәде.

Миңнеханов ярминкәләрнең халыкка файдасын билгеләп үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10