ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасының 80% үтәлгән

20 октябрь 2018, 11:26 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасының 80% үтәлгән 2019 елгы программа буенча эш башланган.

 (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт уздыру программасы 18 октябрьгә 80 процентка үтәлгән.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин әйтте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

Мәктәпкәчә балалар объектларына ремонт дәвам итә. Бүгенгә эшләр 94 балалар бакчасының 20сендә алып барыла. Программа үтәлеше – 97%. Мәктәпләргә ремонт эшләре уку елы башына тулысынча төгәлләнгән.

Республикада 11 булдырылучы ресурс үзәгенә (колледжга) капиталь ремонт эшләре каралган. 9 объектта эшләр тәмамланган. 2 уку йортында шулай ук эшләр тәмамланып килә.

Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча бүгенгә 10 объектта эшләр бара. Фактта программа үтәлеше – 99,4%. 32 объектта эшләр төгәлләнгән.

12 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 3 яшьләр үзәгендә ремонт азагына якыная.

2018 елда Татарстанда амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел 114 объект яңартылырга тиеш иде. Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә 25 объект тапшырылган, 85 поликлиникада эшләр бара. Үтәлеш – 76,3%.

Сыер фермаларына ремонт программасы – 92%ка, машина-трактор паркларына – 91%ка, ашлык чистарту комплексларына, ашлык саклагычларгы һәм ябык ашлык амбарларына – 94%ка, яшелчә саклагычларга 86%ка үтәлгән, силос-сенаж траншеяләре төзү – 84%ка.

Ирек Фәйзуллин 2019 елгы программа буенча эш башланганын да әйткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10