ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев төрле милләт кешеләрен “Татарча диктант” язуда катнашырга чакыра

20 октябрь 2018, 09:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Васил Шәйхразиев төрле милләт кешеләрен “Татарча диктант” язуда катнашырга чакыра Милләте һәм диненә карамыйча, һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала, ди ул халыкка мөрәҗәгатендә.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев төрле илләрдә гомер итүче милләттәшләребезне һәм төрле милләттән булган, төрле диндәге кешеләрне “Татарча диктант” язуда катнашырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итә.

“Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар! Татарлыгыбызның төп билгеләренең берсе – әби-бабайларыбыздан мирас булып килгән туган телебез. Буыннан-буынга васыять итеп сакланган татар теле - төрле болгавыр заманнарны кичерде, ул янды да, туңды да, әмма югалмады. Телебезнең сакланып калуында динебез, иманыбыз ныклыгы да үз ролен уйнады.

Бүгенге көндә телебезнең кулланылышы, аны исән-имин киләчәк буынга җиткерү үзебезнең кулларда.

Быел 27 октябрьдә Россия Федерациясенең 60 төбәгендә, 20 чит илдә “Татарча диктант” язачаклар. Бу чара бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең бердәмлеге дигән сүз. Әлбәттә, урыннардагы активистларга җирле җитәкчелекнең, белем бирү учреждениеләренең, китапханәләрнең ярдәме һәм теләктәшлеге кирәк. Шуңа күрә “Татарча диктант” үзара ярдәмләшеп, татар телен популярлаштыруда чираттагы зур адымыбыз булсын.

Безнең максатыбыз – туган телебезгә ихтирам уяту, татар телен кулланучыларның даирәсен киңәйтү. Милләтләргә һәм диннәргә аермыйча, һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Безнең бердәмлек үзенең нәтиҗәләрен бирүенә шигем юк. Барыгызны да актив рәвештә “Татарча диктант” язуда катнашырга чакырып калам”, - диелгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев мөрәҗәгатендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10