ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер-тәкъдимнәр кабул ителә

20 октябрь 2018, 15:10 , Фото: Рамиль Гали

Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер-тәкъдимнәр кабул ителә Тәкъдимнәрне Бөтендөнья татар конгрессы сайтында калдырырга мөмкин.

 (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессы сайтында татар халкының үсеш стратегиясен формалаштыруга кагылышлы фикерләр һәм тәкъдимнәр кабул ителә. Бу хакта "Татар-информ"га интервьюсында ТР премьер-министры  урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде.

Васил Шәйхразиев стратегия булдыру буенча эш башлануын, хәзерге вакытта аның каркасы эшләнүен әйтте. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессы сайтында махсус бүлек булдырылган. Биредә стратегия буенча сораулар, тәкъдимнәр, фикерләр туплана.

Татар халкының үсешен күзаллаган һәркем бу эштә катнаша ала, диде Милли Шура рәисе. "Без җитәкчеләргә, халкыбызга мөрәҗәгать итәбез. Әйдәгез, стратегияне бергә языйк! Без бер команда - зур, ун миллионлык команда булып, бергәләп тормышка ашырыйк", - дип өндәде Васил Шәйхразиев.

Ул стратегиянең Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татарларга төбәлгән булуын билгеләп үтте. "Стратегиянең төп максаты - татар халкын берләштерү", - диде Милли Шура рәисе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10