Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
19 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов еш телгә алына торган губернатор-блогерлар бишлегенә керде, Венера Ганиева татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады дип саный.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә еш телгә алына торган биш губернатор-блогер рейтингына кергән / «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтинг лидеры – Мәскәү мэры Сергей Собянин.
Татарстанда сайлау буенча яңа кагыйдәләр расланды / Сайлаучыларга үзләре булган урында тавыш бирү рөхсәт ителә.
Путин “КАМАЗ”ның Үзбәкстан базарында колач җәюен әйтте / КАМАЗ Ташкент өлкәсендә автомобиль полигоны һәм сервис үзәге ачарга планлаштыра.
Казанның 41нче мәктәбе укучылары татар телен иң яраткан дәрес дип саный / Биредә татар теле сөйләм калыпларына нигезләнгән яңа технологияләр буенча укытыла.
Илшат Гафуров Татарстан югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады / КФУ ректоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында лабораторияләр өчен мәйданчыклар җитмәве, тулай тораклардагы эшләми торган лифтлар хакында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Стэндфордта укыган Татарстан җитәкчеләренең белемнәрен тикшерәчәк / Татарстан Президенты 21-23 октябрьдә АКШка эшлекле сәфәр белән бара.
Мәскәүдә "Татарча диктант" акциясе өч мәйданчыкта була / Диктантны Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә, Кече татар тыкрыгында урнашкан Татар мәдәни үзәгендә, "Дом на Патриарших" мәдәни үзәгендә язачаклар.
Миңнеханов һәм Ибраһимов Татарстан һәм Ташкент арасында проектлар «юл картасы»н раслады / Татарстан Президенты Россия һәм Үзбәкстан арасындагы I Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Ташкент өлкәсе Хакиме белән очрашты.
Казанда метро төзелешенә ел саен миллиард сум сарыф ителәчәк / Метрополитен төзелеше чыгымнары 2019-2021 еллар республика бюджеты проектына кертелгән.
Венера Ганиева татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады дип саный / Татарстанның халык артисты әйтүенчә, бүген алып баручылар “арзанлы” юмор сөйләүне хуп күрә.
Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә Голливуд йолдызы татарча җырлаячак / Лесли Стивенс мәшһүр җырчы репертуарыннан “Күбәләк” җырын сайлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз