ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Путин “КАМАЗ”ның Үзбәкстан базарында колач җәюен әйтте

19 октябрь 2018, 15:40 , Фото: kremlin.ru

Путин “КАМАЗ”ның Үзбәкстан базарында колач җәюен әйтте КАМАЗ Ташкент өлкәсендә автомобиль полигоны һәм сервис үзәге ачарга планлаштыра.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең Үзбәкстан белән уңышлы хезмәттәшлек итүче Россия компанияләре арасында булуын искәртте. Ул бу хакта Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән сөйләшүләрдән соң белдерде.

“Үзбәкстан базарында “Россельмаш”, “КАМАЗ”, “Евроцемент” һәм Россиянең башка компанияләре колач җәя”, - диде Путин.

Россия Президенты сүзләренчә, Россия белән Үзбәкстан арасында энергетика, углеводород табу, эшкәртү һәм транспортлау өлкәләрендә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе яхшы. Путин шулай ук Үзбәкстан икътисадында җыелган Россия инвестицияләре 9 млрд долларга җитүен әйтте.

С Президентом Узбекистана Шавкатом Мирзиёевым.

Бүген Ташкентта Россия белән Үзбәкстан арасында I Төбәкара хезмәттәшлек форумы ачылды. Анда РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Форум алдыннан Татарстан Президенты Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда уртак проектлардан тыш, Ташкент өлкәсендә автомобиль полигоны һәм сервис үзәге ачу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10