ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда метро төзелешенә ел саен миллиард сум сарыф ителәчәк

19 октябрь 2018, 16:50 , Фото: архив

Казанда метро төзелешенә ел саен миллиард сум сарыф ителәчәк Метрополитен төзелеше чыгымнары 2019-2021 еллар республика бюджеты проектына кертелгән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елдан алып 2021 елга кадәр Татарстан бюджеты Казан метрополитены төзелешенә ел саен берәр млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта кичә республика Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта хупланган 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан бюджет проектында әйтелә.

Казан метросының соңгы “Имәнлек” станциясе агымдагы елның 30 августында узды. Ул Казан метросының 11нче станциясе булды.

  • «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте быел Татарстан башкаласында метроның икенче тармагын төзи башларга планлаштыра. Анда 20 чакрымга сузылган барлыгы 12 станция булачак. Беренче эш итеп«Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» (Ломжинская һәм Фучик урамнары чаты) белән «Академик Сахаров урамы» станцияләрен төзиячәкләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10