ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Илшат Гафуров Татарстан югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады

19 октябрь 2018, 14:38 , Фото: Рамиль Гали

Илшат Гафуров Татарстан югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады КФУ ректоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында лабораторияләр өчен мәйданчыклар җитмәве, тулай тораклардагы эшләми торган лифтлар хакында сөйләде.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). КФУ ректоры Илшат Гафуров «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында республика югары уку йортларын берләштерү эшенә нәтиҗә ясады.

Интервью тарихи урында – Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасы актлар залында яздырылды. Әңгәмә барышында ректор югары уку йортының халыкара һәм Россия рейтингларында урын алуы хакында искәртте.

Шулай ук Гафуров педагогларның хезмәт хаклары кайчан һәм күпмегә күтәреләчәге, түләүле белем алу, яңа уку елында бюджет урыннары, эшләми торган лифтлар һәм тулай торакларда алып барылган ремонт эшләре хакында сөйләде.

КФУ ректоры Илшат Гафуров белән интервью 20 октябрьдә sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин.

Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10