ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов һәм Ибраһимов Татарстан һәм Ташкент арасында проектлар «юл картасы»н раслады

19 октябрь 2018, 11:14 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов һәм Ибраһимов Татарстан һәм Ташкент арасында проектлар «юл картасы»н раслады Татарстан Президенты Россия һәм Үзбәкстан арасындагы I Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Ташкент өлкәсе Хакиме белән очрашты.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов Россия һәм Үзбәкстан арасындагы I Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында узган очрашуда кайбер уртак проектлар һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары хакында фикер алышты. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Гуломҗон Ибраһимов конкрет уртак проектлар буенча «юл картасы»н имзалады.

Шулардан иң мөһиме – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ташкент өлкәсе Хакимияте арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада катнашып, Үзбәкстан коллегаларына республиканың икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Республику Узбекистан

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты. «Очрашуыбызга шатмын, соңгы тапкыр 5 сентябрьдә Казанда күрешкән идек. Ике республика арасында хезмәттәшлек әлеге Форумга кадәр үк башланды. Үзбәкстанга бу эш сәфәребезне оештыруда ярдәм күрсәткәнегез өчен Сезгә рәхмәтлебез», - диде ТР Президенты.

Шунысын да искәртик: быел май аенда Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Гуломҗон Ибраһимов конкрет уртак проектлар турында фикер алышты. Алар арасында Ташкент өлкәсе автомобиль полигонын, «КАМАЗ» ГАҖ сервис үзәген һәм «Химград» технополисы филиалын ачу, шулай ук «Ак Барс холдинг компаниясе» АҖ белән кошчылык өлкәсендә уртак производство булдыру; «Эйдос» компаниясе белән медицина роботлары җитештерү; «Татнефть» ГАҖ линиясе буенча һәм «Татспиртпром» белән хезмәттәшлек; мәгариф, сәламәтлек саклау, ТКХ һ.б. өлкәләрдә тәҗрибә алмашуга бәйле проектлар бар.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Республику Узбекистан

«Кичә «Яңа икътисад өчен яңа кадрлар» дигән темага Россия-Үзбәкстан мәгариф форумы узды, ул Үзбәкстан өчен югары квалификацияле кадрлар һәм белгечләр әзерләүгә багышланды. Безнең 800ләп егет һәм югары белем алу өчен Татарстан югары уку йортларына юл тотты», - диде Гуломҗон Ибраһимов.

«Кооперация өчен мөмкинлекләр күп. Безнең министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәттәшлекнең конкрет планнарын килештерү юнәлешендә эшли. Бүген Форумның пленар утырышында без сезгә башкарылган эшләр турында хәбәр итәргә әзер», - диде Татарстан Президенты.

Ул Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек тагын да үсәр, дигән ышаныч белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10