ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә "Татарча диктант" акциясе өч мәйданчыкта була

19 октябрь 2018, 11:36 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп, Динара Халилюлина

Мәскәүдә Диктантны Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә, Кече татар тыкрыгында урнашкан Татар мәдәни үзәгендә, "Дом на Патриарших" мәдәни үзәгендә язачаклар.

(Мәскәү, 19 октябрь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Мәскәүдә "Татарча диктант" акциясе былтыр ике урында укылса, быел акция өч мәйданчыкта оештырыла. Башкалада әлеге акция өченче ел рәттән уза.

Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә текстны, гадәттәгечә, татар теле мөгаллимәсе Ләлә Сәетова укыячак. Мәктәп бинасында урнашкан Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәгендә, мәктәп мөдире Роза Хәбибуллина инициативасы белән, акция быел өченче тапкыр узачак.

Диктант язучыларның күбесе Кече татар тыкрыгында урнашкан Татар мәдәни үзәгенә килер дип көтелә. Мәскәүдәге милли чараларның күпчелеге биредә уздырылганлыктан, мәдәни үзәкнең татар җәмәгатьчелеге арасында популярлыгы зур. Диктантны оештыручыларның берсе - "Умарта" татар теле курслары да биредә урнашкан. "Умарта" курслары җитәкчесе Лилиана Сафина хәбәр итүенчә, диктант текстын зур залда актриса Ләйсән Дусаева укыячак.

"Татарча диктант" акциясенә быел Пресня милли-мәдәни мохтарияте урнашкан "Дом на Патриарших" мәдәни үзәге дә кушылды. "Бердәмлек", "Яңарыш", "Штаб" оешмаларының яшьләре биредә җыелачак. Диктантны шоумен, татар КВН лигасының Мәскәүдәге лидеры Динар Сәлахов укыячак.

  • Акция 27 октябрьдә була. 13:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, акциядә 20 ил, 60 төбәк катнаша - дөньяның 272 ноктасында татарча диктант тексты укылачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10