news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа ачылган «Ал таң» мәчетендә беренче тапкыр гает намазы укыдылар

Казанда яңа ачылган «Ал таң» мәчетендә беренче тапкыр гает намазы укыдылар
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте, https://tatarstan.ru

Бүген Татарстан мәчетләрендә Корбан гаете үткәрелә. Казанның Имәнлек һәм Рихард Зорге урамнары чатында төзелгән Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчетендә беренче тапкыр Корбан гаете намазы укылды. Мәчет 2018 елда төзелә башлаган иде.

Корбан гаете вәгазен һәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Гаеттә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан мәчетләре имам-хатыйблары катнашты.

Вәгазь алдыннан мәчеттә Коръән укылды. Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман кардәшләрне Корбан гаете белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләмәләрен укыды.

Мөфти Казанда «Ал таң» дигән яңа мәчет төзелүне матур күренеш дип атады һәм Казанны Россиянең мөселман башкаласы булып танылуын әйтте.

«Казаныбыз – Россиянең мөселман башкаласы итеп танылды һәм елдан-ел ямьләнә, мәчет-мәдрәсәләребез эшли, динебез кысрыкланмый, киресенчә, үсә һәм киң тарала. Менә бүген бәйрәм намазын яңа гына салынган гүзәл мәчетебездә укыйбыз. Беренче намаз. Шәһәребездә тагын бер иман йорты барлыкка килде – бик матур күренеш бит», – диде мөфти.

Ул шундый изге эшләрне эшләүчеләргә рәхмәтле булырга өндәде.

«Бу хезмәтләргә үзебездән өлеш кертә алмыйбыз икән, һичьюгы комачауламыйк. Рәхмәтле була белик. Кешеләргә рәхмәт әйтә белмәгән Аллаһыга да рәхмәтле түгел. «Сүзең булса рәхмәт, чикмәссең син зәхмәт», диләр халыкта. Бу сүз – Раббыбызга шөкер итә белмәү турында», – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфтинең бәйрәм вәгазе тәнкыйтьнең файдалы һәм тискәре якларын сөйләүгә, тәнкыйтьне ничек дөрес кабул итүгә багышлады. Ул тәнкыйтьнең нәфестән һәм көнләшүдән килүен әйтте. Тәнкыйтьне дөрес кабул итү өчен сабыр булырга кирәк дип белдерде.

«Тәнкыйть утында калсаң, шуны истә тотарга кирәк: әдәп ул – әдәпсезләрнең әдәпсезлекләренә сабыр булу», – диде мөфти.

Гает вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин корбан чалуның мәгънәсен дә аңлатты. Корбан гаетен күз буяу өчен генә корбан чалу бәйрәме түгеллеген әйтте. «Корбан гаете – газаптан куркучыга бәйрәм. Гает бәйрәме - ул яхшы машинага утырып килүчегә түгел, ә гөнаһларны калдыручыга чын бәйрәм», – диде мөфти.

Камил хәзрәт вәгазендә хәзерге вакытта Мина үзәнлегендә хаҗ кылучыларны да искә алып, исән-сау йөреп кайтуларын теләде.

Бәйрәм вәгазеннән соң мәчеттә Корбан гаете намазы укып, дога кылдылар.

  • Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете вәгазендә хаҗиларның исән-сау кайтуларын теләде
  • Татарстан мөфтие Корбан гаете турында: Бу күз буяу өчен генә корбан чалу бәйрәме түгел
  • Камил хәзрәт Сәмигуллин: Тәнкыйтьне без үз нәфесебезне иркәләү һәм назлау өчен әйтәбез
  • Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әдәп ул - әдәпсезләрнең әдәпсезлекләренә сабыр булу
  • Татарстан мөфтие: Халык мәчетләрне һәм имамнарны хурларга ярата инде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100