news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете вәгазендә хаҗиларның исән-сау кайтуларын теләде

«Корбан бәйрәме безгә хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануы турында хәбәр итә», – дип башлады вәгазьне ТР мөфтие.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете вәгазендә хаҗиларның исән-сау кайтуларын теләде
Шамил Садыйков, архив

Казанның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчетендә Корбан гаете вәгазе укыла башлады. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә хәзерге көндә Мина үзәнлегендә хаҗ кылучыларга исән-сау кайтуларын теләде.

«Корбан бәйрәме безгә хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануы турында хәбәр итә. Мәккә һәм Мәдинә җирләрендә бүген бу олы гыйбадәтне Татарстаннан да дин кардәшләребез үти. Хәзерге вакытта алар – Минә үзәнлегендә. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән кардәшләребезнең хаҗларын кабул итсен, Татарстанга исән-имин әйләнеп кайтуны насыйп кылсын», – дип теләде мөфти.

Ул шулай ук тәкбир-тәшрик көннәре турында да онытмаска киңәш итте.

«Сезнең белән безгә исә тәкбир-тәшрик көннәре турында истә тотарга кирәк. Тәкбир-тәшрик көннәре кичә, ягъни Гарәфә көнендә башланган иде, һәм 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бәйрәмне «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100