news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Халык мәчетләрне һәм имамнарны хурларга ярата инде

«Мәчет бәдрәфендә сабын булмаса да Нәзарәткә язалар», - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие: Халык мәчетләрне һәм имамнарны хурларга ярата инде
"Татар-информ" архивы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчетендә укылган Корбан гаете вәгазендә халыкның имамнарны хурларга яратуы турында әйтте. «Нәзарәткә нинди генә шикаятьләр килми», – диде мөфти.

«Халык бигрәк тә мәчетләрне һәм имамнарны хурларга ярата инде. Тәһарәтханәләр пычрак, охраналары пырдымсыз, ифтарга кертмиләр, ишекләр бикле, белдерүләр татарча язылмаган, тагын әллә ниләр... Барысына да хәзрәтләр гаепле! Хәтта бәдрәфтә сабын булмаса да, иренмичә Нәзарәткә шикаять язып җибәрәләр. Җиңел бит! Ә имамнарның хәле турында кемнең кызыксынганы бар соң? Мәхәллә аны сабын кайгырту өчен сайламаган бит, ә динне өйрәтү өчен. Мәчет – имамныкы түгел, ә мәхәлләнеке, халыкныкы», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти бер елны Казанның сәүдә үзәгендә мөселман эшмәкәрләре ачкан намаз уку бүлмәсе ачылышында булган хәлне искә алды.

«Ачылыш тантанасында ук миңа журналист дәгъва белдерә: ни өчен тәһарәтханәсе юк һәм ни өчен татарча язу юк, ди. Намаз бүлмәсе әле эшли дә башламаган, ә интернетта тәнкыйть язып өлгерделәр. Эшмәкәрләр күпме акча түгеп, җәфа чигеп, бу бүлмәне булдырды – анысы беркемгә кызык түгел, ә тәһарәт алырга мөмкинлек юк, дип зарланалар. Тәһарәтле килеш йөрегез! Татарча язу күрәсегез килсә, менә сезгә элмә такта ясап китердем – элеп куегыз, диегез», – дип сөйләде ул.

Беренче чиратта, тәнкыйть интернет челтәрендәге аккаунтлардан килә, дип белдерде мөфти. «Кәгазь бөтен ялганга дә түзә, дигән кебек, интернетта да сүзне үлчәмичә язып була. Анда гыйлемең бармы, дип тә сорамыйлар – аккаунтың булса, Интернет һәркемгә үзен политолог, вирусолог, дин галиме итеп тоярга мөмкинлек бирә. Бернинди аргументлар һәм дәлилләр китермичә, үзләренең каланчасыннан торып, тәнкыйтьләрен яудыралар», – дип сөйләде Камил хәзрәт.

  • Камил хәзрәт Сәмигуллин: Тәнкыйтьне без үз нәфесебезне иркәләү һәм назлау өчен әйтәбез
  • Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әдәп ул - әдәпсезләрнең әдәпсезлекләренә сабыр булу

Габдерәхим Утыз Имәни мәчетеннән Корбан бәйрәме трансляциясен «Татар-информ» сайтында карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100