news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әдәп ул - әдәпсезләрнең әдәпсезлекләренә сабыр булу

Татарстан мөфтие Корбан гаете вәгазендә тәнкыйтьне кабул итү өчен киңәшләр бирде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әдәп ул - әдәпсезләрнең әдәпсезлекләренә сабыр булу
https://dumrt.ru

Бүген Татарстанда Корбан гаете билгеләп үтелә. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчетендә Корбан гаете вәгазен тәнкыйтьнең начар һәм файдалы яклары турында сөйләүгә багышлады. Ул шулай ук тәнкыйтьне ничек дөрес кабул итәргә икәнлеге турында да сөйләде. Мөфти иң беренче чиратта сабыр булырга киңәш итте.

«Тәнкыйть утында калсаң, шуны истә тотарга кирәк: әдәп ул – әдәпсезләрнең әдәпсезлекләренә сабыр булу. Сез беләсезме, атасы потларга табынса да, Ибраһим галәйһисәлам аңа ачуланмаган. Киресенчә атасына олы хөрмәт үрнәген күрсәтә: әтисе аңа таш белән яный, ә ул: «Сиңа иминлек телим. Раббымнан синең өчен мәгъфирәт сорыйм», – дигән. Күрәсезме, нинди сабырлык һәм хикмәт», – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти башкаларны хурламаска кирәклеген дә әйтте.

«Тәнкыйтькә һәм агрессиягә күркәм сүз, йомшаклык белән җавап биргәндә, әңгәмәдәшең үзе үк югалып калачак. Әйтәсе килгән сүзен дә онытачак әле! Бер китапта болай язылган: «Әгәр кемдер сине, булмаган кимчелекләрең белән хурласа, син аны, булган кимчелекләре белән хурлама. Аны гөнаһлы хәлдә, ә үзең саваплы килеш калдырып кит. Беркайчан беркемне хурлама», – диде мөфти.

Ул шулай ук кеше ни әйтер дип түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен эшләргә һәм яшәргә кирәклеген дә әйтте.

«Без күп очракта кеше ни әйтер икән, дип яшибез һәм эшлибез. Ә безнең һәр эшләгән эшебез бары бер генә ният белән башкарылырга тиеш – Аллаһ ризалыгы өчен. Нәрсә ул кешеләрдән рәхмәт ишетү, Аллаһының рәхмәте булганда! Кеше сүзе, имеш. Кыямәттә Аллаһ ни әйтер – шул мөһим», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бәйрәмне «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100