news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Тәнкыйтьне без үз нәфесебезне иркәләү һәм назлау өчен әйтәбез

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете вәгазендә тәнкыйтьнең нәфес һәм көнчелектән килүе турында сөйләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Тәнкыйтьне без үз нәфесебезне иркәләү һәм назлау өчен әйтәбез
https://dumrt.ru

Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете укыла. Казанның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчетендә гает вәгазен һәм гает намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара. Ул вәгазен башка кешене тәнкыйтьләү күренешенә багышлады.

«Тәнкыйтьләргә барыбыз да ярата. Сорыйлармы-сорамыйлармы, тизрәк үз фикеребезне белдерергә ашыгабыз», – диде мөфти.

Мөфти тәнкыйтьнең иң беренче чиратта нәфестән килүен әйтте.

«Кемнедер тәнкыйтьләгәндә, без үзебезне өстен итеп, акыллырак, тәҗрибәлерәк итеп күрсәтергә тырышабыз. Тәнкыйть һәрчак «мин - яхшырак» дигән мәгънәне алга сөрә. Ә бу – тәккәбберлектән бер адым! Тәнкыйтьне без үз нәфесебезне иркәләү һәм назлау өчен әйтәбез», – диде ул.

Тәнкыйтьләүнең икенче сәбәбе дип, мөфти көнләшүне атады.

«Хурлап сөйләүнең тагын бер сәбәбе – көнләшү, хөсетлек. Ә хөсетлек ул – Аллаһының тәкъдире белән ризалашмау! Аллаһы тарафыннан кемгәдер ниндидер сәләт яки уңышлар бирелгән икән, аны язмыш дип кабул итәргә кирәк, ә көнче кеше шуны күреп йөрәкләнә, ярсый. Кайбер галимнәр кардәшеннән көнләшүченең догасы кабул булмый, дип яза», – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Шул ук вакытта мөфти тәнкыйтьнең файдалы ягы булуын да билгеләп үтте. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, тәнкыйтьне кешенең күзенә карап әйтсәң генә ул гайбәт булып саналмый.

«Еш кына тәнкыйтьне үсеш, алга китеш өчен кирәк, диләр. Әлбәттә, файдалы тәнкыйть тә була. Таяк кебек, таяну өчен кирәге, канатландыра торганы. Ә бар шундые – күсәк кебек, башны дөмбәсләү өчен. Һәм тәнкыйтең гайбәт булмасын өчен, аны кешенең артында түгел, ә күзенә карап әйтергә кирәк. Гайбәт – ул кеше артында, дөрес булса да, үзе яратмаслык сүз әйтү, дигән идек. Тәнкыйть тә шул инде», – дип сөйләде мөфти Корбан гаете вәгазендә.

Бәйрәмне «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100