news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Корбан гаете турында: Бу күз буяу өчен генә корбан чалу бәйрәме түгел

«Гает бәйрәме - ул яхшы машинага утырып килүчегә түгел, ә гөнаһларны калдыручыга чын бәйрәм», - диде мөфти бәйрәм вәгазендә.

Татарстан мөфтие Корбан гаете турында: Бу күз буяу өчен генә корбан чалу бәйрәме түгел
https://tatarstan.ru

Бүген Татарстанда мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан гаете билгеләп үтелә. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен һәм намазын Казанда яңа ачылган Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчетендә укый. Ул бәйрәм вәгазен мөселман кардәшләрне сәламләүдән һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләмәсеннән башлады.

Камил хәзрәт Сәминуллин вәгазендә беренче булып корбан чалуның мәгънәсе турында сөйләде. Ул Корбан гаетен «газаптан куркучыга бәйрәм» дип тә атады һәм шигъри юллар китерде.

«Чынлыкта, гает бәйрәме - ул яңа кием киючегә түгел, ә газаптан куркучыга бәйрәм! Гает бәйрәме – ул яхшы машинага утырып килүчегә түгел, ә гөнаһларны калдыручыга чын бәйрәм! Гает – ул яңа келәмнәр җәючегә түгел, ул – сират күперен чыгарлык гамәл кылучыга! Гает – ул матур кием киючегә түгел, чын гает ул – тәкъвалыкка ирешә алган кешегә! Гает – ул төрле төсле зиннәткә караучыга түгел, ә Кыямәт көнендә Аллаһыга карауга ирешә алучыга», – диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаетен күз буяу өчен генә корбан чалу бәйрәме булмавын билгеләп үтте.

«Ул Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, малларыбызның иң яхшысын Аның ризалыгы өчен мохтаҗларга таратып, Аңа тугрылыгыбызны исбат итәргә мөмкинлек бирә. Корбанны мөэмин-мөселманнар шундый ният белән чала», – диде мөфти.

Бәйрәмне «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100