news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан-Япония хезмәттәшлеге үсеш ала, Филармония бакчасында җырчы Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән агач утыртылды, "Гыйлем-фест" бәйгесе башланды.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Япония эшкуарлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер/ Татарстан делегациясе Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумында катнашты.



КДУдан ел саен 70 студент Япониянең Канадзава университетында һәм РИКЕНда белем алачак/
Рөстәм Миңнеханов Канадзава университеты ректоры белән очрашуда уку йортының КДУ белән хезмәттәшлегенә ышаныч белдерүен әйтте.



Менделеевск өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы алырга мөмкин/ Бүген Татарстанда өстенлекле социаль-икътисади үсешле 4 территория гамәлдә.



"Гыйлем фест" бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады/
Бәйге-фестивальдә гомуми, өстәмә, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары катнаша ала.



Филармония бакчасында Хәмдүнә Тимергалиева чыршысы барлыкка килде/ Казанда танылган шәхесләр исеменнән агач утырту традициясе дәвам итә.



“Татармультфильм” оешмасы мультфильм ясауда катнашкан балаларны бүләкләде/ “Татарстан гасыры – 2” мультфильмы конкурсында 32 меңнән артык бала катнашкан.



8 - 14 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы/ Филармония залында - Ваһапов фестивале гала-концерты, Кариев театрында бию класс-концерты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100