ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Япония эшкуарлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер

8 октябрь 2018, 14:23 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Япония эшкуарлары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер Татарстан делегациясе Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумында катнашты.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы тышкы икътисади хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерә һәм Япония бизнесы вәкилләре, Исикава префектурасы белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумы кысаларында шул хакта сөйләде. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда Япония партнерлары белән хезмәттәшлек итүдә яхшы тәҗрибә тупланган, диде Миңнеханов. Ул «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләре тарафыннан ачылган минераль ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» заводын мисал итеп китерде.

Япония компанияләренең технологияләре һәм капиталы нефть химиясе производстволары төзелешендә, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә, республиканы мәгълүматлаштыруда да кулланылды, диде республика башлыгы.

Моннан тыш, республика Россия һәм Көнчыгыш Европа белән сәүдә итү буенча Япония Ассоциациясе (РОТОБО) һәм тышкы сәүдәне үстерү буенча Япония оешмасы (ДЖЕТРО) белән дә хезмәттәшлек итә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук студентлар алмашуны активлаштырырга, мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, дип искәртте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10