ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Менделеевск өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы алырга мөмкин

8 октябрь 2018, 20:11 , Фото: ИЦ «Менделеевск»

Менделеевск өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы алырга мөмкин Бүген Татарстанда өстенлекле социаль-икътисади үсешле 4 территория гамәлдә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Менделеевскига  ел азагына кадәр өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы бирелергә мөмкин. Бу хакта бүген республиканың Дәүләт Советында парламент тыңлауларында билгеле булды.

Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев әйтүенчә, Татарстан Хөкүмәте заявкасын федераль министрлыклар хуплаган. "ТОСЭР статусына заявка 2018 елның маенда бирелгән иде, ул Россия Федерациясе Финанс министрлыгында һәм Юстиция министрлыгында хуплау тапты. Бүген заявка РФ Хөкүмәтендә карала, ел азагына кадәр карар кабул ителер, дип ышанабыз", - дип белдерде Габделганиев.

Республикада бүген өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе статусына 4 шәһәр ия. Беренче булып, статус Яр Чаллыга бирелде. Аннары Чистай, Яшел Үзән һәм Түбән Кама өстәлде. “Яр Чаллы” территориясендә 24 резидент теркәлгән. Анда 2 меңнән артык эш урыны булдырылган. 10 ел эчендә санап үтелгән 4 шәһәрдә барлыкка киләчәк яңа эш урыннары 17 меңнән дә ким булмас, дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10