ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

"Гыйлем фест" бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

8 октябрь 2018, 08:31

Бәйге-фестивальдә гомуми, өстәмә, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары катнаша ала.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Республика күләмендәге "Гыйлем фест" бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының Вконтакте социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә.

Әгәр сез:
- фән һәм татар телен яратасыз;
- татар телен фәнни-эзләнү эшегездә кулланасыз;
- татар телен фән аша популярлаштыруга омтыласыз икән;
- татар телендә фәнни эшегез яки проектыгыз булса, димәк бу фестиваль нәкъ сезнең өчен.

Бәйге-фестивальдә гомуми белем, өстәмә белем, урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм укучылары катнаша ала.

Гаризалар 24 октябрьга кадәр сылтама буенча кабул ителә.

Иң яхшы проектларның акчалата бүләкләр алу мөмкинлеге бар. Конкурс Нигезләмәсе белән монда танышырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10